Ил өчен көрәш темасы әйдәп барган 1941-1944 еллар иҗаты Җәлил
шигъриятендә аерым бер чорны тәшкил итә. Лирикасының эчке
яңгырашына, фәлсәфи фикернең тирәнрәк аңланыш алуына, сүз-сурәтнең яңа баскычка
күтәрелүенә бәйле төстә әдәби тәнкыйть бу чорны шартлы
ике өлешкә бүлә: 1941-1942 еллар – фронт лирикасы һәм 1942-1944
еллардагы тоткынлык иҗаты.
Фронт
лирикасына мөнәсәбәтле шигырьләр, нигездә, башланып киткән Бөек Ватан сугышына
мөнәсәбәт белдереп языла. Шуңа күрә аларның күбесенчә яшәү / үлем оппозициясенә корылуы күзгә ташлана: үлемгә
фәлсәфи якын килгән әдипләр моңа кадәр бетү, югалу мәгънәләрендә килгән үлемне
мәңгелеккә илтүче чара дип кабул итәләр; Ватан азатлыгы өчен үлем үлемсезлеккә,
үлгәннән соң яшәүгә (азатлыгы өчен үлгәннәрне Туган ил бервакытта да онытмас,
халык йөрәгендә мәңге яшәр гыйбарәсе шуңа тоташа) юл алу буларак кабул ителә,
нәкъ менә шул яссылыкта үлем яшәү белән тигезләшә:
Әйдә,
җырым,
батыр җиңү дәртен
Алып
керик ялкын эченә.
Мин
калмасам җирдә,
син калырсың
Һәйкәл
булып үлмәс эшемә.
(«Әйдә, җырым!», 1941).
Шагыйрьнең бу чорда иҗат ителгән шигырьләрендә җиңүгә ышаныч,
илне көрәшкә өндәү, дошманга нәфрәт һәм илне саклау хакында ант бирү мотивлары
әйдәп бара. Мәсәлән, «Хуш, акыллым» (1941), «Окоптан хат» (1941),
«Чулпанга» (1941) кебек шигырьләр илне, якыннарны саклау турында ант бирү,
җиңүгә ышаныч мотивлары белән сугарыла. Яңа мотив буларак рус поэзиясендә киң
урын алган илнең җимерелүе
мотивы «Госпитальдән» (1941), «Европада яз» (1942) кебек шигырьләрендә чагылыш
таба. Сугышның беренче көннәрендә язылган «Әйдә, җырым» (1941), «Дошманга каршы»
(1941), «Соңгы көрәшкә» (1941), «Тупчы анты» (1941) кебек шигырьләрендә
дошманга нәфрәт, илне көрәшкә өндәү мотивлары алга чыга. Ватанны, Туган илне
ярату да дошманга, фашистларга көчле нәфрәт белән аерылгысыз бәйләнештә алына, көрәшче
– сугышка керүче, дошман – Гитлер, фашист, талаучы кебек сурәтләр тотрыклы:
Ил!
Алдыңда
синең мин ант итәм,
Шаһит
булсын кулым ярасы:
Гитлер
явын тар-мар итми торып,
Якты
күрмәс күзем карасы! («Госпитальдән», 1941).
Мондый шигырьләрдә ил образы көчле бирелә. «Чын
ирекнең гөрләп чәчәк аткан бакчасы» шагыйрьнең алдагы әсәрләре белән
чагыштырганда үзгәреш кичерә: Туган ил — туганнар,
кадерле кешеләр, тыныч туган җир
образлары аша төгәлләшә һәм көрәш барган җир түгел, нәкъ менә
сугышка каршы куелган тынычлык җире кебек гомумиләшә. Үлемгә
мөнәсәбәт үзгәреп, сагыну, шом, кайгы
хисләре якыннарыннан мәңгегә аерылышу эчтәлеге белән кушыла. Мәсәлән, «Хуш,
акыллым» (1941) шигыре сөйгәненнән, туган ягыннан аерылуга
газапланган лирик герой кичерешләрен үзәккә ала. Сөйгәненнән аерылу, үлемнең
янәшәдә генә йөрүе, кабат күрешергә мөмкинлекләрнең чикле булуы хис сәбәбенә
әйләнә. Үлемгә мөнәсәбәт ике яклы төс ала: батырларча үлемнең үлемсезлеккә,
мәңгелек яшәешкә юл алуын аңлаган, аны шатланып кабул иткән лирик герой «татлы
йокының» сөйгәненнән мәңгегә аерачагын уйлап сагышлана, шомлана һәм: «Татлы
булыр йокы... Тормышымны батырларча бирсәм ил өчен, Тормыш дустым – синең
йөрәгеңдә дәвам итсә йөрәк тибешем», – дип,
сөйгәне йөрәгендә «яшәячәгенә» өметләнеп юана:
Ахыр
чиктә синең саф сөюең
Җиңеләйтер
үлем газабын,
Илемне һәм сине сөюемне
Каным белән җиргә язармын.
Шигырьләрдә
романтик (Чулпан йолдыз, җитез аргамак, таң, гөл) һәм натуралистик (кан, үч,
нәфрәт, каска, штык) образлар янәшәлеге еш күзәтелә, Җәлил төп
эчтәлекне бер поэтик образга җыйнап тәкъдим итә башлый. Мәсәлән, «Чулпанга»
(1941) шигырендә метафора сыйфатында килгән Чулпан йолдызның күпмәгънәлелеге
лирик герой хисләрен, идеяне бер үзәккә туплый.
Бердән,
ул татар шигърияте традициясендәгечә ялгызлыкны, сагышны чагылдырып, аерылу хәсрәтен
сынландырса, икенче яктан, лирик «мин»нең җиңүгә ышанычы, илнең матур
киләчәгенә өмете булып яңгырый («Шатланырмын күреп һәр таң саен үз илемдә
Чулпан калыкканын»). Үлем-шатлык кебек капма-каршы төшенчәләрнең янәшәлеге
идея буларак Туган илне генә түгел, якыннарны саклап, алар азатлыгы хакына
дөньядан китү бәхет ул дигән фикерне калкыта («Синең бәхтең өчен һич
сызланмый Каршы алам көлеп үлемне...»). «Яшь» (1942) шигырендә берничә
мәгънәви эчтәлекне үзенә туплаган күз яше образына мөрәҗәгать ителә. Бердән, ул
аерылу хәсрәтен гәүдәләндерсә («...Ике генә тамчы яшең тамды Яңагыма уйчан
йөзеңнән»), икенче яктан, нәфрәт билгесе булып тора («изге яшең илнең
үч һәм нәфрәт Уты булып үсәр күңелдә») һәм, тагын да киңәйтелеп, ил
хәсрәте, нәфрәте булып гомумиләшә («Ачылыгын халкым күз яшенең Дошман шунда
татып карасын!..).
1942 ел,
төгәлрәге, аяныч әсирлеккә төшү Муса Җәлил шигъриятенә яңа сыйфат үзгәрешләре
алып килә. Шагыйрьнең тоткынлыктан кайткан шигырьләр җыентыгын
шартлы рәвештә «Моабит дәфтәрләре» дип атыйлар. Беренче дәфтәр Франциядәге
Ле–пюи лагерендагы татар әсирләре кулына эләгә, 1946 елны әсир Нигъмәт
Терегулов алып кайта. Икенче дәфтәрне
Бельгия әсире Андре Тиммерманс 1947 елны җибәрә. Ике дәфтәрдә Җәлилнең 94
шигыре теркәлгән.
Тоткынлыкта
язылган шигырьләрендә яшәү һәм үлемгә мөнәсәбәт яссылыгыннан фәлсәфи ноктада
автор бөтенләй башка югарылыкка күтәрелә, мифологик мотивларның да фәлсәфи
эчтәлектә калыплашуы күзәтелә. Муса Җәлил поэзиясе бу елларда эчтәлек ягыннан
гына түгел, форма җәһәтеннән дә яңа үрләр яулый: шигырьләрен
төзүдә төп композицион алымнар булган кабатлаулар, көчәйтүләр хиснең дәрәҗәсен
арттыруга хезмәт итә («Ышанма», 1943; «Җырларым», 1943 һ.б.), интонация
үзгәреше (салмак интонация үлемгә тыныч мөнәсәбәт тәрбияләүгә юнәлтелә:
«Дуска» (1943)), сүз-сурәт тә фәлсәфи эчтәлекне яктырту максатында кулланыла
(«Җырларым», 1943; «Чәчәкләр», 1943), якты хыял, якты гомер, ал таң, акбүз ат,
зәңгәр томан, ак дулкыннар кебек төсне белдерүче эпитетлар фәлсәфи мотивларны
җиткерүдә, лирик герой күңеленең матурлыгын, керсезлеген ачуда терәккә әйләнә.
Бу чорда
иҗат ителгән шигырьләрдә төп мотивлар буларак илгә тугрылыкны
раслау, җиңүгә ышаныч, батырлыкка дан җырлау, илне сагыну, тоткынлык мотивлары
аерылып чыга. «Мин чикмәдем, дускай, бер
карыш та,/ Батырларча алга атладым./ Яулык шаһит: сине һәм илемне / Йөрәк каным
белән сакладым» кебек раслаулар
(«Яулык», 1942, «Кичер, илем», 1942, «Ирек», 1942 һ.б.) «Моабит дәфтәрләре»ндә
кызыл җеп булып сузыла.
Туган
илгә тугрылыкны раслау мотивы ант һәм ышаныч образлары, үлем-үлемсезлек төшенчәләре белән тыгыз
бәйләнештә бирелә, алар шагыйрь шәхесе белән Туган ил арасындагы мөнәсәбәтне
ачуда төп чарага әверелә. Моңа кадәрге иҗат җимешләрендә шагыйрь
үлемне үлемсезлеккә, мәңгелек яшәешкә юлның башлангыч ноктасы дип расласа,
хәзер инде коллыктан котылу чарасы итеп карый башлый, шуңа мөнәсәбәттә ирек /
коллык кебек оппозицион вариант пәйда була. Моннан тыш Җәлил шигырьләрендә идеология хакыйкатеннән аермалы шәхес
хакыйкатенең аерып куела башлавы күзәиелә. «Әсир кеше – дошман»
лозунгы хакимият хакыйкатен чагылдырса, Җәлил иҗаты үзенең, дусларының Ватанга
бирелгәнлеген раслауга, «система фикерен» кире кагуга юнәлә, шәхес хакыйкатен
«әсир кеше дошман түгел» гыйбарәсе белән бәйләп куя. Мәсәлән, шартлы укучы
белән язучы сөйләшүенә корылган «Ышанма» (1943) шигыре
«система» белән шәхес хакыйкатен аерып куя. «Ул егылган арып», «Алмаштырган
илен», «Муса инде үлгән» гыйбарәләре үзе турында әйтелергә мөмкин
булган (ул үз илен яхшы белә) карашларның чагылышы булса, шәхес үз хакыйкатен
дөреслекне «син ышанма» кебек эндәш сүз белән белдерә, яла фикерләрнең хаксыз
һәм ашыгыч булуын раслый. «Син ышанма» риторик эндәшен кабатлап, югары
интонация аша үзенең тугрылыгын, намусының пакьлеген, керсезлеген исбатлый:
Сиңа миннән хәбәр китерсәләр,
“Алмаштырган илен”, - дисәләр,
Син ышанма, бәгърем!
Мондый сүне
Дуслар әйтмәс, мине сөйсәләр.
Лирик герой үзенең Туган иленә, хатынына
тугрылыгы, соңгы канынача көрәшәчәге, ягъни үз хакыйкате турында сөйли, үзенә
ышанмаулары өчен борчыла, хаксызлыкны батырлык эшләве –
бирешмәве белән җиңәргә омтыла, җиңеп үлгән үлем үлем түгел дип юана.
Яшәү-үлем
оппозициясенә таянып язылган «Дуска» (1943) шигырендә батырларча үлү һәм
хыянәтче булып үлү каршылыгы үлемне коллыктан котылу һәм Ватанына керсез мәхәббәтен дәлилләүче
чара дәрәҗәсенә күтәрә:
Юк, теләмим мин бу «исәнлекне»,
Йөрәк
минем моңа үчекмәс.
Кешеме
мин илем үги иткәч,
Җирдә
миңа эчәр су беткәч?!
Үлем
темасына язылган шигырьдә, читкәрәк китеп, илнең уңышлары турында сөйләү дә аңа
үз үлемен аклау, үлемнең бу очракта бердәнбер дөрес юл булуына
инандыру өчен хезмәт итә.
«Моабит дәфтәрләре»нең дә, Җәлил иҗатының да программ әсәре дәрәҗәсенә
күтәрелгән «Җырларым» (1943) шигырендә туган илгә тугрылыкны раслау мотивы җыр
символик образы аша ачыла. Әлеге образ берничә мәгънә төсмере белән алына:
бердән, шагыйрьнең әсәрләре билгесе булып килә («Җырларым, сез шытып
йөрәгемдә, Ил кырында чәчәк атыгыз!»). Икенче яктан, гомеренең керсез
матурлыгын ачып бирергә сәләтле метафора («Гомерем минем моңлы бер җыр иде,
Үлемем дә яңгырар җыр булып») лирик «мин»гә иленә тугрылыгын раслау,
антның эчтәлеген ачу чарасы («Үлгәндә дә йөрәк туры калыр Шигъремдәге изге
антына. Бар җырымны илгә багышладым, Гомеремне дә бирәм халкыма»),
батырлыкны раслау символы булып та яңгырый. Идея буларак,
шигырьдә яшәүнең, үлемнең, иҗатның ил
өчен булырга тиешлеге әйтелә, илгә багышланган җырлар, илне яклап үлү
үлемсезлек китерә дигән фикер раслана.
Илне
сагыну мотивлары белән сугарылган шигырьләрдә Туган ил чит җиргә каршы
куела:
Туган
илем, үксез улың булып
Үләм
инде читтә тилмереп.
Яшем
барсын сиңа елга булып,
Каным
шытсын кызыл гөл булып.
(«Соңгы үпкә», 1943).
Мондый
шигырьләрдә туган ил төрле әдәби сурәтләр аша гәүдәләнә.
Мәсәлән, «Кошчык» (1942) шигырендә ул
җыр һәм кошчык символик образлары ярдәмендә җиткерелә. Шигырь тукымасында
ирекле кошчык белән куллары богауланган, әмма рухы сынмаган лирик герой
образлары аша белдерелгән ирек һәм тоткынлык каршылыгы алга
чыга. Тоткынлык газаплары ирекле кошны әсирләр белән очраштыру, риторик эндәш
кебек поэтик алымнар аша җиткерелә:
Син очарсың, бәлки, минем илгә,
Син ирекле, җитез канатлы.
Тик әйт, кошчык,
Синең минем янга
Бу килүең соңгы кабатмы?
Тоткынлык
мотивы «Бүреләр» (1943), «Таш капчык» (1943), «Алман илендә» (1944) кебек
шигырьләрдә алга чыга, мондый әсәрләрдә фаҗигалелек көчле.
Бер
төркем шигырьләрдә тоткынлыкта яшәп, палач балтасы астында газиз гомере
өзеләчәген белгән, илендә әсирләр, ягъни дошманнар исемлегендә йөргән шагыйрь
язмышы фаҗига буларак ачыла. Мәсәлән, «Соңгы үпкә» (1943) әсәрендә төп хиснең
сәбәбен тоткын геройның әсирлектә үлемгә әзерләнүе, үлемнең аны яшәеш
матурлыгыннан аерачагын уйлап газаплануы тәшкил итә. Чит җирдәге үлем фаҗигагә
тиңләштерелә, хис-кичереш эчтәлеген яхшылыкка яманлык булып кайткан җаваптан
туган хаксызлык, язмышка үпкә тәшкил итә. Шигырь тукымасында үлем һәм хыянәт
тулы дөньяда яшәү үлем белән бер, ә инде халык күңелендә калу
иң олы җиңү ул дигән идея уздырыла, лирик герой
ирек, әнкәң янында, сөйгәнең белән бергә булу – бәхет, ә илеңә тугрылыклы калып
үлүнең яшәүне раслаучы дәлил икәнлеген ассызыклый. Шагыйрь тәне үлгәннән соң да
үзенең рухи җимешләрендә яшәячәген, «кызыл гөл, елга» булып калкачагын уйлап,
юаныч, фаҗигале язмышына таяныч таба.
Аерым
шигырьләрдә дошман образы фашист кебек төгәлләшеп, югары
мәдәниятле, акыллы немец халкының фашизм колына әверелүе фаҗига буларак кабул
ителә. «Алман илендә» (1944), «Катыйльгә» (1943), «Вәхшәт» (1943), «Бүреләр»
(1943), «Кол» (1943), «Хөкем алдыннан» (1943), «Таш капчык» (1943) кебек фашизмга
бәя булып яңгыраган шигырьләр нәкъ менә шундый фикер белән сугарыла.
Мәсәлән, «Бүреләр» (1943) шигырендә үз-үзе белән каршылыкка кертелгән бүре
метафорасы дошманны бәяләүгә юнәлтелә. Боҗралы композиция ярдәмендә бүреләрнең
кешеләрдән ерткычрак булуы турындагы беренче строфадагы фикер соңгы строфада
кешенең аңардан да явызрак булу мөмкинлеген күрсәтә:
Кешеләр
сугыша, кан коя,
Киселә
меңнәрчә гомерләр.
Төн буе
улашып якында
Иснәнеп
йөриләр бүреләр.
Бүреләр,
Аһ,
ләкин бүреләр
Бу кадәр
үк ерткыч түгелләр.
«Вәхшәт»
(1943) шигыре дә шундый ук эчтәлек белән сугарылган: фашистларның, аналарны,
балаларны кырга куып, атып үтерүләре кичереш үсешенең сәбәбе булып тора:
Ул
сарыла шашкан анасына,
Нәни
күңеле сизә, күрәсең!
– Аталар
бит, әнием, яшер мине,
Әнием,
бәгърем, килми үләсем!..
Көннең
яңгырлы булуы, болытларның җиргә иелүе, елгаларның үкереп агуы, бу вәхшәткә «түзә
алмаган җир-ананың, тешләрен кысып, үксеп җылавы, көзге урманның шашып шаулавы,
җил сызгыруы» кебек әдәби детальләр хисне көчәйтүгә юнәлдерелә. «Үзем
күрдем» гыйбарәсен кабатлау вәхшилекнең көчен арттыруга,
эмоциональ тәэсирлелекне көчәйтүгә хезмәт итә. Якты, тугрылыклы үлем шушы
вәхшилекне җиңә алырдай көч югарылыгына күтәрелә. Дошманга нәфрәт белән
сугарылган мондый әсәрләрдә фашизмга бәя бирү һәм
лирик геройга үз кичерешләрен тирәнрәк ачу максатыннан катыйль («Катыйльгә»),
шакшы куллар, канга туймас Гитлер, фашист этләре («Дошманга каршы»), кызыл
күзле, юеш танаулы җәллад («Хөкем алдыннан»), зур борынлы, ямьсез бакыр күзле
(«Вәхшәт») кебек натуралистик образлар, сүз-сурәт, эпитетлар өстенлек ала,
«Моабит дәфтәрләре»нең үзенчәлекле лексик катламын тәшкил итә.
Батырлык мотивы шигырьләрдә еш кына мифологик мотивлар, образлылык
ярдәмендә белдерелә. Мәсәлән, «Ана бәйрәме» (1943) балладасында әкияттәгечә өч
ул, аларның икесе яуда башын салу, «алмаз кылычлы» өченче улның җиңеп кайтуы,
хәбәр китерүче җил һәм күгәрчен, кайгыдан сукырайган ананың күзләре ачылу кебек
мотивлар ил өчен көрәшне данлауга хезмәт итә. «Сандугач һәм чишмә» (1942)
балладасында аллегорик образлылык шулай ук ил өчен үлү фикерен калкыта. «Кызыл
ромашка» (1942) балладасында батырлык иң югары кыйммәт дәрәҗәсенә куела. Халык
мифологиясеннән килүче образларны ил белән бәйле уйнату тагын да көчәя. Күп
кенә шигырьләрдә «ил» төшенчәсенең милли эчтәлеге калкытыла. «Туган илем, якты өем» дип белдерүче
лирик геройның аны сагынуы, ашкыну–омтылышы карлыгач, алтын балык, көмеш яллы
җитез аргамак кебек милли–мифологик образлар белән янәшәлектә китерелә.
Сандугач һәм чишмә, ромашкалар, күгәрчен, җил, кош, гөл кебек образлар,
Көрәшче–егет образын тудыручы детальләр төсендә акбүз ат, алмаз кылыч, тояк
тавышы, көмеш саплы кылыч кебек таныла торган берәмлекләр ил образының милли
аңланылышына китерә. Шуның белән янәшәдә шагыйрьнең «Моабит
дәфтәрләре» циклында Ана башлангычын мифлаштыру күренеше, туган ил –
табигать – туган җир – ана чылбыры пәйда була.
«Шагыйрь»
(1942), «Юллар» (1943), «Яшь ана» (1943) кебек шигырьләрдә Ана
образы туган ил, кешелек башлангычы белән тәңгәлләштереп сурәтләнә.
Моңа
кадәр Җәлил әсәрләренең үзәгендә торган архетипик герой–көрәшче образы да
өр–яңа статуста күренә: илне яклап көрәшкән батыр, тугры сугышчы;
шагыйрь–герой. Мәсәлән, «Шагыйрь» (1942) шигырендә ул язганнары белән давылны
җиңүгә өлеш керткән гадәттән тыш кеше кебек тәкъдим ителә. Ә инде «Була кайчак»
(1943), «Җырларым» (1943) кебек шигырьләрдә ил өчен корал тотып көрәшкән,
җырлары белән меңнәрне көрәшкә күтәргән каһарман, гомерен, иҗатын, үлемен ил
азатлыгы өчен дип белдергән юлбашчы төсендә пәйда була.
Әнә шулай М.Җәлил иҗатын мотивлар төрлелеге ноктасыннан күзәтеп-бәяләп чыгу
аның лирикасының үсеш юлында берничә этапны үтүен ачыклый, үсеш процессындагы
күчеш-тирбәлешләрне дәлилли. Ул әдәбиятка яңа тормыш төзү хакындагы
олы бер миф тудырылу вакытында килә һәм ил, көрәшче һәм байрак мифологик
образлары М.Җәлил шигъриятендә шушы мифның аерылгысыз өлешләре кебек урынлаша.
Ләкин шагыйрьнең халык авыз иҗатына
мөрәҗәгате, татар әдәбияты өчен традицион образларны идеологик–мифологик
образларның детальләре төсендә куллануы сәяси схематизмны атлап чыгарга ярдәм
итә. Әлеге үзенчәлекләр барысы да М.Җәлил иҗатының идеологик эчтәлеккә генә
сыешмавы, тар кысаларда калмавы хакында хәбәр итә. Нәтиҗәдә Җәлил
шигърияте милли–шәхси эмоциональлек белән өретелә, аның тәэсир көче чиктән тыш
арта. Шундый ук күренеш лиро–эпик әсәрләр материалында да аермачык. «Моабит
дәфтәрләре»ндә шагыйрь, идеологик чикләрдән узып, гомумкешелек кыйммәтләре
хакында җырлаучыга әверелә. Муса Җәлилнең иҗатчы буларак бөеклеге дә шунда.


Комментариев нет:
Отправить комментарий