Муса Җәлилнең тормыш юлы

«Моабит дәфтәрләре» белән милли шигъриятне дөнья киңлекләренә чыгар¬ган, язмыш сынауларына бирешмичә, үлемен батырларча кабул иткән көчле рухлы шәхес, герой-шагыйрь буларак танылган Муса Мостафа улы Җәлилов 1906 елның 15 февралендә элеккеге Оренбург губернасы (хәзерге Оренбург өлкәсе Шарлык районы) Мостафа авылында крестьян гаиләсендә алтынчы бала булып дөньяга килә. 1913 елда Мусаның әтисе Мостафа абзый, ишле гаиләсен ияртеп, Оренбург шәһәренә күчә һәм вак-төяк сату эшләре белән шөгыльләнә башлый. 1918 елны ул туган авылына кире кайта һәм бер елдан шунда вафат була.
Муса алты яшеннән авыл мәктәбенә укырга керә, гаилә шәһәргә күчкәч, укуын «Хөсәения» мәдрәсәсендә дәвам иттерә. Мәдрәсә елларында (1914–1917) матур әдәбият әсәрләрен яратып укый, Тукай, Дәрдемәнд, С.Рәмиев иҗатлары белән якыннан таныша, шулар тәэсирендә үзе дә шигырьләр язып, аларны мәдрәсәдәге кулъязма журналга урнаштыра бара. 1919 елның декабрендә туган авылы Мостафага кайта һәм мәктәп балаларын, яшүсмерләрне бердәм оешмага туплау буенча культура-агарту эшләре алып бара. 1920 елның январенда М. Җәлилнең актив катнашы белән Мостафа авылы яшьләренең комсомол ячейкасы төзелә. Оренбургтагы хәрби уку йортларында белем алганнан соң, әдәби мәйданга омтылган яшь шагыйрь 1922 елның көзендә Казанга килеп, журналистлык һәм иҗат эшенә кереп китә. Башта газетада эшли, белемен күтәрү максатыннан Татрабфакта укый. 1925 елда аның «Барабыз» исемле беренче китабы дөнья күрә.

1925–1927 елларда ул янә Оренбург якларында комсомол эшләрендә катнаша, хәтта 1927 елда комсомолның Бөтенсоюз киңәшмәсенә делегат итеп Мәскәүгә җибәрелә һәм шунда эшкә калдырыла. «Кечкенә иптәшләр», «Октябрь баласы» исемле балалар журналларын оештырып, аларның мөхәррире була. 1927–1931 елларда Мәскәү дәүләт университетының әдәбият-сәнгать факультетында белем өсти, 1933–1934 елларда башкалада татар телендә чыга торган «Коммунист» газетасы җитәкчеләренең берсе була, СССР Язучылар берлегенә кабул ителә, 1935 елда Мәскәү дәүләт консерваториясе каршында оештырылган Татар опера студиясенә чакырыла. 1939 елда язмыш аны кабат шул студия белән Казанга кайтара: әүвәл театрда әдәби хезмәткәр була, соңрак ТАССР Язучылар берлеге идарәсенең җаваплы сәркатибе итеп билгеләнә.
Сугыш башлангач, Җәлил политруклар курсын тәмамлый, «Отвага» газетасында эшли, 1942 елның февралендә Төньяк-Көнбатыш фронтка җибәрелә. Волхов фронтына эләгә, 1942 елның 26 июнендә әсирлеккә төшә һәм Германиягә озатыла. Алманнар төрки–татар әсирләреннән легион төзеп, аны фронтка җибәрергә әзерлиләр. Лагерьда фашистларга каршы яшерен оешма төзелә, М.Җәлил шушы оешма эшендә катнаша, җитәкчеләренең берсе була. Әлеге оешма поляк партизаннары белән элемтә урнаштыра, 1943 елның февралендә легионның Көнчыгыш фронтына җибәрелгән беренче батальоны белорус партизаннары ягына чыга. Соңрак дошманнар әлеге оешманың эзенә төшә, җәлилчеләр дә җәзага тартыла.  1944 елның 25 августында Плетцензее төрмәсендә Муса Җәлилнең һәм 11 көрәшченең башы киселә.

1956 елның 2 февралендә СССР Верховный Советы Президиумы Указы белән Муса Җәлилгә Ватан сугышы чорында күрсәткән тиңдәшсез ныклыгы һәм батырлыгы өчен Советлар Союзы Герое исеме бирелә, ә әсирлектә тудырган поэтик иҗаты — бөтен дөньяга мәшһүр «Моабит дәфтәрләре» Ленин премиясенә лаек була. М.Җәлил үзенең истәлекләрендә: «Дөньяда шулай итеп яшәргә кирәк: үлгәннән соң да үлмәслек булсын,— яшәүнең бөтен максаты шунда түгелмени?! Без үлемнән курыкмыйбыз дип әйтәбез икән, бу без яшәргә теләмибез, безгә һәммәсе барыбер дигән сүз түгел әле. Без тормышны бик яратабыз, яшәргә телибез һәм шуңа күрә дә үлемгә җирәнеп карыйбыз. Әгәр дә синең үлемең кирәк икән (Ватан өчен сугышта) һәм Ватан өчен үзең теләп кабул иткән бу үлем картлык көннәренә кадәр булган утыз-кырык еллык тыныч хезмәттә үткән гомереңне каплый ала икән, мин иртә һәлак булдым дип кайгырырга һичбер сәбәп юк...», - дип яза. Бу сүзләрдә шагыйрьнең иҗатында кызыл җеп булып сузылган яшәеш фәлсәфәсе, тормыш позициясе, үлем-үлемсезлеккә, Ватанына мөнәсәбәте чагыла.

Комментариев нет:

Отправить комментарий